4ЧЕ ТӨНЬЯК АМЕРИКА ТАТАР ХОККЕЙ МАТЧЫ

Дуслар!

Сезне барыгызны да төньяк Америкада татарларның 4че хоккей уенында катнашырга чакырабыз!

– Кайчан: 24нче ноябрь
– Кайда: Hockey Etcetera Arena
5920 Chemin de la Côte-de-Liesse, Mont-Royal, QC H4T 1C9
– Вакыты: 13:30 – 16:00
– Катнашучыларның яше: 18+
– Тулы хоккей формасы 3 x 3
– Уен: 20 минуттан торган 3 период
– Катнашу бәясе: 30$
– Һәр катнашучы истәлекле медальгә ия булачак!
– Чит төбәкләрдән килүчеләргә яшәү бушка. (татар гаиләләрендә)
– Хоккей формасын 55$ арендага алу мөмкинлеге бар.
– Уйный белү дәрәҗәсенә карамыйча бар уенчыларны көтеп калабыз.

Уйнарга теләүчеләр http://valeyev.ca/tatarhockey/ru/welcome/ сайтында теркәлә алалар.

Тамашачыларга керү бушлай! Уен вакытында периодлар арасында сезне кызыклы чыгышлар көтә. Боз сараенда истәлекле призлар белән лотерея уйнатылачак!

Уенчылар Канаданың һәм АКШның төрле өлкәләреннән көтелә! Уен бик кызу булачак! Әйдәгез бу кичне бергәләшеп матур итеп, хоккей уенчыларга җан атып уткәрик!!!

Тулырак мәгълүмат: Эрик Валеев – 514 943 2536Теркәлү өчен ->

Татар Хоккей Монреаль