2018.06 – Җәйге Төньяк Америка Татар Хоккей матчы

Дуслар!

Сезне барыгызны да төньяк Америкада татарларның өченче хоккей уенында катнашырга чакырабыз!

– Кайчан: 24нче ноябрь
– Кайда: Белл Спорт Сараенда http://csbell.ca/en/
– Вакыты: 14:00 – 16:00
– Катнашучыларның яше: 14+
– Тулы хоккей формасы
– Уен: 20 минуттан торган 3 период
– Катнашу бәясе: Октябрь ахырына кадәр 40$, ноябрь башыннан 50$
– Һәр катнашучы истәлекле медальгә ия булачак!
– Чит төбәкләрдән килүчеләргә яшәү бушка. (татар гаиләләрендә)
– Хоккей формасын 55$ арендага алу мөмкинлеге бар.
– Уйный белү дәрәҗәсенә карамыйча бар уенчыларны көтеп калабыз.

Уйнарга теләүчеләр https://valeyev.ca/tatarhockey/ru/welcome/ сайтында теркәлә алалар.

Тамашачыларга керү бушлай! Уен вакытында периодлар арасында сезне кызыклы чыгышлар көтә. Боз сараенда истәлекле призлар белән лотерея уйнатылачак!

Уенчылар Канаданың һәм АКШның төрле өлкәләреннән көтелә! Уен бик кызу булачак! Әйдәгез бу кичне бергәләшеп матур итеп, хоккей уенчыларга җан атып уткәрик!!!

Тулырак мәгълүмат: Эрик Валеев – 514 943 2536

Барлык татарларны, төрле милләт кешеләрен чакырабыз, бергәләшеп матур татар хоккеен карыйк, җан атыйк!
Эмиль Гарипов КХЛның 77 капкачысы Ак Барс, Гагарин Кубогы 2018 җиңүчесе, Төньяк Америкада 3 нче татар хоккей уенының иң яхшы теләкләрен юллый.